Төп бит | Регистрация | Керү | RSSЧетверг, 25.04.2024, 03:43

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2010 » Апрель » 07
Көлегез,көлегез,
Файдасы күп белегез!
Көлке көне уңаеннан мәктәбебездә мәзәкчеләр кичәсе булып узды. Укучылар турында булган көлкеле хәлләрне газета-журналлардан өйрәнеп һәр укучы сөйләп чыкты. Рәхәтләнеп көлдек, ичмасам.
 
Карадылар: 1436 | Өстәде: iln83 | Дата: 07.04.2010 | Комментарияләр (0)

28 нче март көнне авылыбызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә алдан ук  әзерләнделәр: җырлар,  шигырьләр өйрәнделәр, бирнә җыйдылар. Нәүрүз бәйрәме шау-гөр килеп узды, Ике Басу Арташ мәктәбе укытучылары һәм укучылары  бу бәйрәмнең иң актив оештыручылары һәм катнашучылары булды. Бәйрәм җыр-биюләр, төрле милли уеннар белән үрелеп барды. Күңелле мизгелләр "Карга боткасы" ашау белән дәвам итте һәм сизелмичә дә үтеп китте.  

Карадылар: 1235 | Өстәде: iln83 | Дата: 07.04.2010 | Комментарияләр (0)

22 нче март көнне Ике Басу Арташ авыл китапханәсендә периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту максатыннан библиографик дәрес узды. Башлангыч мәктәп укучылары белән бу дәресне китапханә мөдире  Фәттәхова Сәрия апа үткәрде. Ул укучыларны балалар өчен чыга торган газета-журналлар, аларның таралу урыннары, басылу тарихы белән таныштырды. Дәрес ахырында "Минем иң яраткан газетам, журналым" темасына сораштыру булды. Җаваплардан күренгәнчә, укучыларның иң яратып укыла торган журналы - "Салават күпере" иде. "Көмеш кыңгырау" һәм "Сабантуй" газеталары да укучыларның якын дусты булуы куандырды. Дәрес бик эчтәлекле һәм  файдалы булды. 
Карадылар: 2272 | Өстәде: iln83 | Дата: 07.04.2010 | Комментарияләр (0)

Календарь
«  Апрель 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz