Төп бит | Регистрация | Керү | RSSСуббота, 20.04.2024, 06:47

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2011 » Январь » 08
2 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары һәм "Күбәләк"  бакчасы балалары катнашында авылыбыз спорткомплексында зур "Чыршы бәйрәме" булып узды.Бәйрәмгә авылыбыз кешеләре һәм кунаклар да күп килгән иде.
Чыршы бәйрәме мәктәп мөдире Газизҗанова Гөлнур Вакифовнаның бәйрәм котлавы белән башланып китте. Ул укучыларны укуда ирешкән уңышлары өчен бүләкләп үтте, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды . Рус теленнән  олимпиадада катнашып уңышларга ирешкән Зәләлетдинов Делүс, Сафиев Рүзәл, Галиуллина Динәгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яңа елга багышланган әкият- кичәне 4 нче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Төрле әкият геройлары булып киенгән балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр,шигырь сөйләделәр, Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар, ярышып уеннар уйнадылар.

Карадылар: 3285 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.01.2011 | Комментарияләр (11)

 Быел да авылыбыз җирлегендә иң матур кар сыннары ясалды. һәр оешма бик тырышып спорткомплекс территориясендә һәм үз тирәсендә кар сыннары ясадылар. Безнең Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе коллективы да бу чарада бик тырышып катнашты: Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Тылсымлы сәгать, Кар бабай сыннары ерактан һәр кешене үзенә дәшеп тора.
Карадылар: 5476 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.01.2011 | Комментарияләр (0)

Үзенең борчу- мәшәкатьләре, бәхет- шатлыклары белән иске ел үтеп бара, Яңа 2011 нче ел якынлаша. Яңа ел һәммәбезгә ныклы сәламәтлек, тыныч һәм куанычлы озын гомер, бары тик бәхет һәм шатлыклар гына алып килсен!
Карадылар: 1818 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.01.2011 | Комментарияләр (0)

Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz