Төп бит | Регистрация | Керү | RSSВторник, 16.04.2024, 23:32

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2010 » Март » 28 » Күңелле сәяхәт
20:06
Күңелле сәяхәт
21 нче март көнне Лесхоз бистәсенә сәяхәткә бардык. Урман хуҗалыгы музеенда һәм "Нарат" боз сараенда булу безгә бик ошады. Музейда урман хуҗалыгының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштык,  урманнарыбызда яшәүче кошлар һәм хайваннарны  тагын бер кат күз алдыннан үткәрдек. Ә "Нарат" боз сараенда без җанатарлар буларак та катнаштык , үзебез рәхәтләнеп тимераякта да шудык. Алабуга һәм "Тимерхан" командалары арасында барган көчле ярышта 4:1 исәбенә "Тимерхан" командасы җиңүче булды. Үзебезнең авыл егете Сәләхиев Рафис тә катнашкан бу команданың яклаучылары без идек. Хоккей уены беткәннән соң, бергәләшеп үзебез бозга кердек. Кайберләребез беренче генә тапкыр тимераякка басса да, арабызда искиткеч шәп шуучылар да күп икән.  Сәяхәтебез бик күңелле узды.
Карадылар: 984 | Өстәде: iln83 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментарияләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz