Мәктәбебездә халкыбызның иң гүзәл, соңгы вакытта онытылып барган бәйрәмнәренең берсе -"Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн алдан ук барды: "Көзге уңыш" темасына рәсемнәр конкурсы узды, "Икмәк - яшәү чыганагы темасына" иншалар яздык, "Могҗизалар" темасына көзге муллыктан күргәзмә оештырдык. Көзге муллык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык "Сөмбелә" бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган
булганнар.
Без дә шушы матур бәйрәмне уен-көлке, җыр- бию белән алып бардык.
|