Төп бит | Регистрация | Керү | RSSПятница, 26.04.2024, 01:59

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2010 » Март » 15 » Сугышчан җырлар конкурсы һәм эстафета
15:37
Сугышчан җырлар конкурсы һәм эстафета
26 нчы февраль көнне Олы Арташ төп мәктәбендә "Сугышчан җырлар" темасына конкурс һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында эстафета булып узды. Конкурста һәм эстафетада безнең Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе укучылары да актив катнаштылар:һәр укучы сугыш темасына багышланган бер җыр башкарды. Жюри аларның чыгышларына югары бәя бирде. Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урынны 4 нче сыйныф укучыларыбыз- Хәсәнова Гөлфинә, 2 нче урынны Гаянова Сөмбел һәм Кәримова Гөлнур  яулады.
Эстафетада "Дуслык"(Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе) һәм "Җитезләр"(Олы Арташ төп мәктәбе)  командалары көч сынаштылар. Ике команда  укучылары да бик төгәл һәм кыю уйнадылар, шулай да 1очко өстенлек белән "Җитезләр" командасы җиңүче булды. 
Котлыйбыз сезне, җиңүчеләр!
Карадылар: 1067 | Өстәде: iln83 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментарияләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz