Төп бит | Регистрация | Керү | RSSЧетверг, 28.03.2024, 21:18

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » Архив материалов
2 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары һәм "Күбәләк"  бакчасы балалары катнашында авылыбыз спорткомплексында зур "Чыршы бәйрәме" булып узды.Бәйрәмгә авылыбыз кешеләре һәм кунаклар да күп килгән иде.
Чыршы бәйрәме мәктәп мөдире Газизҗанова Гөлнур Вакифовнаның бәйрәм котлавы белән башланып китте. Ул укучыларны укуда ирешкән уңышлары өчен бүләкләп үтте, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды . Рус теленнән  олимпиадада катнашып уңышларга ирешкән Зәләлетдинов Делүс, Сафиев Рүзәл, Галиуллина Динәгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яңа елга багышланган әкият- кичәне 4 нче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Төрле әкият геройлары булып киенгән балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: җырладылар, биеделәр,шигырь сөйләделәр, Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар, ярышып уеннар уйнадылар.

Карадылар: 3233 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.01.2011 | Комментарияләр (11)

 Быел да авылыбыз җирлегендә иң матур кар сыннары ясалды. һәр оешма бик тырышып спорткомплекс территориясендә һәм үз тирәсендә кар сыннары ясадылар. Безнең Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе коллективы да бу чарада бик тырышып катнашты: Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Тылсымлы сәгать, Кар бабай сыннары ерактан һәр кешене үзенә дәшеп тора.
Карадылар: 5401 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.01.2011 | Комментарияләр (0)

Үзенең борчу- мәшәкатьләре, бәхет- шатлыклары белән иске ел үтеп бара, Яңа 2011 нче ел якынлаша. Яңа ел һәммәбезгә ныклы сәламәтлек, тыныч һәм куанычлы озын гомер, бары тик бәхет һәм шатлыклар гына алып килсен!
Карадылар: 1782 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.01.2011 | Комментарияләр (0)


     23 нче октябрь көнне бездә Сөмбелә бәйрәме булды. Бәйрәм күтәренке рухта Ике Басу Арташ авылы спорткомплексында узды. Укучылар беренче өлештә "Сөмбелә"гә багышланган монтаж куйдылар, икенче өлештә үзара көч сынаштылар. Уенда өченче команда булып "Күбәләк" балалар бакчасыннан килүче балалар да катнашты. Программада "Иң матур сувенир", "Яшелчә булып киенү","Яшелчәләр турында табышмак, җыр, бию, шигырь" конкурслары да бар иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 
Карадылар: 1883 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)


16 нчы октябрь көнне мәктәп белән бергәләшеп көзге экскурсиягә киттек. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап, басуларны, елгаларны,урманны күзәтеп кайттык. Күргәннәребезне тасвирлап шигырьләр, хикәяләр яздык.
Карадылар: 3276 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)

Укытучым!
Ил карты да Сезгә, башын иеп,
Мөгаллим дип
, зурлап эндәшә.
Яшьләр Сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

Игелекле татар мөгаллиме,
Сездән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Карадылар: 1811 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)

1октябрь - Өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәбебез укучылары һәм өлкәннәр арасында очрашу кичәсе булып узды. Авыл китапханәсендә чәй өстәле артына чакырылган өлкәннәр бик рәхәтләнеп балаларның чыгышларын карадылар.  Ә укучылар чын күңелдән әбиләрне котладылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, тормыш матурлыгы
Насыйп булсын сезгә картлыкта.
Карадылар: 1526 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)


Белем бәйрәме күтәренке рухта җыр-биюләр белән башланып китте. Укытучылар,укучылар, әти-әниләрнең чыгышлары үзара үрелеп дәвам итте. Һәркем балаларга сәламәтлек, тырышлык, зур уңышлар теләде, укытучыларны "Укытучы елы" белән котлады. Әлбәттә, бу бәйрәм һәркем күңелендә озак сакланыр.
Карадылар: 1927 | Өстәде: iln83 | Дата: 26.10.2010 | Комментарияләр (0)

Эх,җиләкле җәйләрнең
Оныта алмабыз ямен....
Әле генә уку елын уңышлы  тәмамлап,  җәйге каникулларга таралышкан идек. Артка борылып карасак,  көн артыннан көн үткән , янә укыр көннәр килеп җиткән. Җәйдән һич кенә аерыласы килмәсә дә, мәктәп, укытучы апаларыбыз, сыйныфташ дусларыбыз үзенә чакыра. Җәй буе су коенып, кояшта кызынып, көч тупладык, хәзер ныклап укырга керешергә исәп...
Карадылар: 2356 | Өстәде: iln83 | Дата: 26.10.2010 | Комментарияләр (0)

                                 
6 нчы апрель көнне мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бергә Сабага бассейнга су коенырга бардык. Күбебезнең бу бинага беренче генә килүе булганлыктан, сәяхәтебез т ... Читать дальше »
Карадылар: 1402 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.04.2010 | Комментарияләр (1)

1 2 3 4 »
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz