28 нче март көнне авылыбызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр: җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, бирнә җыйдылар. Нәүрүз бәйрәме шау-гөр килеп узды, Ике Басу Арташ мәктәбе укытучылары һәм укучылары бу бәйрәмнең иң актив оештыручылары һәм катнашучылары булды. Бәйрәм җыр-биюләр, төрле милли уеннар белән үрелеп барды. Күңелле мизгелләр "Карга боткасы" ашау белән дәвам итте һәм сизелмичә дә үтеп китте.