6 нчы апрель көнне мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бергә Сабага бассейнга су коенырга бардык. Күбебезнең бу бинага беренче генә килүе булганлыктан, сәяхәтебез танышу белән башланып китте. Суда үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшергәннән соң, рәхәтләнеп йөздек. Бу сәяхәттән без рухи һәм физик сәламәтлегебезне ныгытып, ял итеп кайттык.
Сәяхәтебезнең икенче өлеше Саба районының "Туган як" музеенда дәвам итте. Монда укучылар районыбыз тарихы турында белемнәрен арттырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Экскурсия күңелле һәм файдалы узды.
|