Безнең Ике Басу Арташ авылы табигатьнең иң матур һәм бай төбәгенә урнашкан. Авылның уртасында, яшеллеккә күмелеп, әле үзенең төсен һаман да югалтмыйча, яныннан үткәндә бик күпләрнең күңел кылларын тибрәндерүче, тәүге тапкыр укырга язарга өйрәткән мәктәп бинасы тора. Бу бина авылым кешеләре өчен туган йорт кебек кадерле. Бик күп еллар инде ул авылым халкына игелекле хезмәт күрсәткән һәм бүген дә күрсәтүен дәвам итә. Ә хәзер, әйдәгез, мәктәбебезнең үткән юлы, аның тарихы белән танышып үтик.
1922 нче елда безнең авылда зур янгын була. Бик күп йортлар, шул исәптән Тимергали исемле кешенең дә өе янып бетә.Тимергали абыйның өе иске була. Ул, йорт-җирләрен калдырып , читкә чыгып киткән була. Лучшин авылыннан бер бай, ярдәм итү максатыннан,үзенең амбар корылмасын безнең авылга бирә. Һәм шушы корылма, Тимергали абыйның буш йорт урынына төшереп, мәктәп итеп салына. 1924 нче елда мәктәп ачыла.1915 нче елгы кешеләр беренче укучылар булалар. Менә алар: Гаффаров Мәүли, Шәңгәрәев Зиннур, Кәримов Рәхим, Гаффарова Дилбәр, Мөбәрәкҗанов Мәхмүт, Котдусова Нәфисәләр. Ә мәктәптә беренче укытучы Хәйбуллина Газизә апа була. Ул укытучылар әзерли торган 6 айлык курсларны бетереп, безнең авылга эшкә җибәрелә. Ул вакытта ук инде күчеп йөри торган , "аяклы" итеп эшләнгән, кара такталар булган. Ак акбур белән тактага язганнар.Укытучы балаларга табаклы битләр тараткан. Алар аннан дәфтәр ясаганнар. Язу өчен перо, кара һәм кара савыты кулланылган. Мәктәптә Ленин һәм политбюро членнарының портретлары эленеп торган.
Башлангычта арифметика, әлифба, табигать фәннәре укытылган. Мәктәптә 1926 нчы елларда гарәпчә укытыла башлый.1927 нче елда укыту Сталин латинчасына күчә. 1939 нчы елда хәзергечә укытыла башлый.Аны элек керәшенчә дип атаганнар.1925 нче елда безнең мәктәптә пионерга алу башланган. Пионерга керүчеләргә "Яшь алласыз" дигән пионер билеты тапшырылган. Галиев Якуп абый беренче пионер булган.
Мәктәп элек тә ике бүлмәдән торган. Аның берсендә укыганнар. Икенчесе икегә бүленгән: бу бүлмәнең берсендә балалар тәнәфестә уйнаганнар;икенчесендә Газизә апа яшәгән. Ике укытучы бергә эшли башлагач, уен бүлеме уку бүлмәсенә әйләндерелгән. Һәр ике классның да ишеге аерым булган-көнбатышта урнашкан. Өй аллары да аерым булган.Ә 1977 нче елда яңа мәктәп төзелә. Салынганнан соң з ел балалар шул бинада укый. Ә безнең бу мәктәп бинасы ,балалар бакчасы дип, үзгәртеп эшләнелә: ике бүлмә уртасыннан ишек ясала; алгы бүлмәнең ишеге ябыла; өйалдылары сүтелеп, бер ишекле веранда эшләнелә.
Әмма балалар бакчасы ачылмый кала. 1980 нче елда бу бина яңадан мәктәпкә бирелә, ә яңа бина клуб хезмәтен үти. Әмма 2000 нче елда янгын чыгып клуб тулысынча янып бетте.
Мәктәбебезнең бакчасы бик зур һәм матур. Бу бакча элекке Ихсанов Миннегали мулланыкы була. Акация куакларын ул утырттыра. Ә акация арасыннан сукмак салына. Бу сукмактан мәдрәсәгә йөргәннәр.Мәдрәсә иске медпункт урынына салынган була. Бакча эчендә каен агачлары үсеп утыра. Менә шул урында мәчет булган. Мәчетнең нигез ташлары бүгенгә кадәр сакланган. Ул елларда укытучылар да балаларны белемле итү өчен зур тырышлык куйганннар. Араларында бик яхшы укучылары да булган. Әмма, авылдан укырга дип чыгып китүчеләр бик сирә - юк дәрәҗәсендә калган.
Камал апа 1926 нчы елда шушы мәктәпкә укырга керә. Сәләтле укучыларның берсе була, өч төрле укый, яза белә.Гарәпчә язылган бу шигырьне Камал апа 2 нче класста өйрәнгән булган:
"Октябрят, октябряттан пионер, пионердан комсомол, комсомолдан партиягә нык бәйләнгән кулга кул. Бездә берлек, бездә - күмәк, чылбыр иттек без аны.Без меңәүләп, без күбәүләп,без төзибез дөньяны.Без шулай алга барырбыз, дөньяга нурлар тулар.Көн санынча, йөз санынча меңәрләп, алмаш алмашка туар." Камал әби авылыбызның зиһенле, дини белемле, күркәм кешесе булып санала иде.
1924 нче елдан 1955 нче елга кадәр шушы мәктәптә укыткан укытучылар:
- Хәйбуллина Газизә - 1924 нче ел, Мамадыш районы
- Габитов Ахун
- Ихсанова Сафыя - 1900 нче елда Ике Басу Арташ авылында туган. 1928-1929 нчы елларда укыта; Абрар Кәримуллинның әнисе.
- Исмәгыйлов Хөсәен- Ике Басу Арташ авылыннан, 1933 нче еллар.
- Семенова - 1936-1937 нче еллар.
- Яруллин Фәрит - Миңгәр авылы ягыннан, 1937 нче ел
- Гайбадуллин Төхфәтулла - Ике Басу Арташ авылыннан, 1938 нче ел
- Тачаев - 1939 нчы ел.
- Краснов - 1940 нчы ел.
- Миронова Татьяна-1943 нче ел.
- Кашапова Разыя- Сатыш авылыннан, 1940-1946 нчы еллар.
- Шәңгәриева Мәрзыя - Чиратнай- Урта Нырты кызы.1945 нче ел.
- Шәфигуллина Миңнегөл- Мамадыш районы, 1947-1948 нче еллар
- Юнысова Сабира. - Икшермә авылыннан, 1948-1950 нче еллар.
- Игнатьева Пелагия (Финания) 1950-1951 нче еллар
- Зиганшина Мәфрүзә - Мамадыш районы, Ишки авылы,1952 нче ел.
- Ногманова Флера - 1953 нче еллар
- Канкасов - Чирчи авылыннан,1954 нче еллар
- Вәсимә -Төбәк авылы, 1956-1957 нче еллар.
- Зиннурова Мөнирә - Ак Бигәнәй авылыннан, 1955-1980 нче еллар.
-
Валиева Закирә - Сәрдә авылыннан, 1958-1986 нчы еллар.
Зиннурова Мөнирә апа 1923 нче елның 26 нчы июнендә Ак Бигәнәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әти - әниләре җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр.
1930 нчы елда Каз Бигәнәй башлангыч мәктәбенә укырга керә.
1934 нче елда Сатыш тулы булмаган урта мәктәбенең 5 нче классына укуын дәвам итә һәм
1937 нче елда аны "5" ле билгеләренә генә тәмамлый.
1937 нче уку елда Арча педучилещесына укырга керә һәм аны 1940 нчы елда тәмамлый. Нарком приказы нигезендә Чепья районы Пижмара ТБУМ нә җибәрелеп физика-математика укытучысы булып эшли башлый. 1943 нче елда Саба районына җибәрелә, Сатыш җидееллык мәктәбендә физика - математика укыта, шул ук вакытта мәктәп мөдире булып эшли.
1944 нче елдан ВКП(б) члены булып тора.Ул чорларда эшләгән хезмәтләре өчен "За доблестный труд" медале белән бүләкләнә.
1954 - 1955 нче елларда Сабабаш мәктәбендә эшли.
1955 нче елда Зиннурова Мөнирә апа Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбенә укытырга җибәрелә. Ике Басу Арташта ул Җиһангәрәев Гыйльфанга тормышка чыга. Алар ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Мөнирә апа 25 ел башлангыч мәктәптә эшләп укучыларга белем һәм тәрбия бирә.
Соңгы елларда шушы мәктәптә эшләгән укытучылар:
Газизҗанова Гөлнур Вакыйфовна -
Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе мөдире.
1986 -1987 нче уку елыннан бирле эшли.
Ике Басу Арташ авылында туган.
Мәүләвиева Ләйлә Рәшитовна -
1988 -19989 нчы укы елында эшли.
Байлар Сабасы авылында туган.
Галиева Назирә Сагитовна -
1989 -1992 нче уку елларында эшли .
Ике Басу Арташ авылында туган.
Садриева Рушания Бакиевна -
1992- 1993 нче уку елыннан бирле эшли.
Ике Басу Арташ авылында туган.
Газизҗанова Ләйсән Вакифовна -
1992-1993 нче уку елында эшли.
Ике Басу Арташ авылында туган .
Кәримова Гөлзилә Хәтиповна -
1993-1994 нче уку елыннан бирле эшли.
Ике Басу Арташ авылында туган.
Вәлиева Гүзәл Равиловна -
1993-1994 нче уку елында эшли.
Ике Басу Арташ авылында туган.
Сагитова Эльмира -
1996-1997 нче уку елында эшли.
Тимершык авылында туган.
Камалова Гөлфия Ясәвиевна-
1998-2000 нче уку елларында эшли.
Урта Саба авылында туган.
Закирова Гөлия Рафаэловна-
2003-2005 нче уку елларында эшли.
Ике Басу Арташ авылында туган.
Вагизова Ләйсән Мазитовна -
2005-2006 нчы уку елында эшли.
Байлар Сабасы авылында туган.
Бүгенге көндә Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбендә эшләүче укытучылар:
Газизҗанова Гөлнур Вакыйфовна.
Садриева Рушания Бакиевна.