Төп бит | Регистрация | Керү | RSS | Вторник, 03.10.2023, 20:58 |
ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ | |
Исәнмесез Гость |
|
УңышларыбызБезнең Ике Басу Арташ мәктәбе барлык конкурсларда да актив катнаша. Әлбәттә, уңышларыбыз да байтак.
Яңа 2011 нче елны мәктәбебез укучылары 100% өлгереш һәм сыйфат белән каршы алдылар. Укучыларның әти-әниләре мәктәп дирекциясе тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Саба районының 80 еллыгына һәм ТАССРның 90 еллыгына багышланган "Сабам минем - туган ягым" конкурсында 11 укучыбыз да актив катнашты һәм сертификатларга ия булдылар. Бөтенроссия халык санын алу уңаенннан район күләмендә оештырылган "Халык санын алу балалар рәсемендә"конкурсында укучыларыбыз актив катнашты. 4 нче сыйныф укучылары Зәләлетдинов Делүс һәм Сафиев Рүзәл Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Быелгы 20010/2011 нче уку елын да без зур уңышлар белән башлап җибәрдек. Мәктәпнең уку елына әзерлеге буенча башлангыч мәктәпләр арасында 3нче урынны алдык. Ә кул эшләре күргәзмәсендә 1нче урынны яуладык. ![]() "Нарат" боз сараена йөрүче укучыбыз - Фәрхиева Зәлинә.
"Тимерхан" хоккей командасының иң көчле хоккейчысы - сакчысы.
![]() "Нарат" боз сараена йөрүче укучыбыз - Фәләхова Ландыш.
"Тимерхан" хоккей командасының иң җитез хоккейчысы - һөҗүмчесе . ![]() "Тимерхан" хоккей командасы район, республика, зона ярышларда катнашып призлы урыннар алды, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде. Бу команда составында үзебезнең мәктәп укучыларыбыз да булу белән горурланабыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
![]() ![]() Район күләмендә оештырылган "Спорт - сәламәт яшәү рәвеше" конкурсында катнашып 3 нче урын алдык, грамота белән бүләкләндек.
![]() Саба район үзәгендә "Рәсемемдә - гаиләм бәхете" темасына үткәрелгән конкурстан бер күренеш.Укучыбыз - Хәсәнова Гөлфинә.
![]() ![]() ![]() Саба район үзәгендә "Балаларны яклау" көненә багышлап үткәрелгән сәнгать фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар: Хәсәнова Гөлфинә, Гаянова Сөмбел, Кәримова Гөлнур.
![]() 2008/2009 нчы уку елында башлангыч сыйныфлар арасында әйләнә-тирәбездәге дөнья фәненнән үткәрелгән олимпиадада 4 нче сыйныф укучысы Фәрхиева Зәлинә 5 нче урынны алды, актив катнашканы өчен район мәгариф бүлегенең граматасы белән бүләкләнде. |
|
Copyright MyCorp © 2023 |
Сделать бесплатный сайт с uCoz |