Төп бит | Регистрация | Керү | RSSВоскресенье, 20.06.2021, 14:57

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2010 » Январь » 17 » Кышкы каникулның күңелле вакыйгалары.
15:20
Кышкы каникулның күңелле вакыйгалары.

Сагындырып кына яуган, ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да килеп җитте. Әлбәттә, һәркем аны күңелле һәм истә калырлык файдалы итеп үткәрәсе килде. Шушы максатны истә тотып, укучыларыбызның кышкы ялында чана, чаңгы ярышлары, "Күңелле стартлар" уздырдык. Һәр ярышта 1-3 нче урыннар билгеләнеп, җиңүче укучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.Чаңгы ярышында малайлар арасында 1урынга Кәримов Фәүзән, 2урынга Зәләлетдинов Делүс, 3 урынга Сафиев Рүзәл лаек булдылар. Кызлар арасында 1урынны Кәримова Гөлнур, 2урынны Хәсәнова Гөлфинә, 3урынны Гасимуллина Язгөлләр яуладылар.Чана ярышында да шушы ук укучылар үзләренең спорт яратуларын исбатладылар. Тауга түбән этелеп чанада шуу ярышында 1урынны Кәримов Фәүзән, 2урынны Зәләлетдинов Делүс, 3 урынны Кәримова Гөлнур һәм Хәсәнова Гөлфинәләр алды. Ә "Күңелле стартлар" ярышында төрле кышкы спорт уеннары уйналды һәм  Кәримов Фәүзән,Кәримова Гөлнур, Галиуллина Динә, Салихов Рүзәл, Мехәммәтҗанов Сәйдәшләрне үз эченә алган " Җитезләр" командасы җиңүче булды.                                                            Җиңүчеләрне котлыйбыз! Һәммәгезгә дә уңышлар телибез!

Карадылар: 3282 | Өстәде: iln83 | Рейтинг: 3.8/5
Барлык комментарияләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2021
Сделать бесплатный сайт с uCoz