|
Төп бит » 2009 » Декабрь » 24
Бу көннәрдә мәктәбебездәге һәр бала Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Кемнәрдер яңа җыр , ә кемнәрдер биергә яки бәйрәмгә шигырь сөйләргә өйрәнә. "Яңа ел чыршысы" темасына ясаган рәсемнәргә карасаң, һәркемнең бәйрәм турында үз фикере, шунысы куандыра: бәйрәмне һәр укучы ныклы белемнәр һәм яхшы билгеләр белән каршыларга омтыла. 29 нчы декабрь көнне Ике Басу Арташ спорт үзәгендә "Яңа ел утлары яктысында" темасы астында үтәчәк чыршы бәйрәменә һәммәгезне чакырып калабыз. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!
|
21 нче декабрь көнне мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ачык дәрес булып узды. Укучылар барлык кагыйдәләрне уеннар, биремнәр ярдәмендә искә төшерделәр һәм практик рәвештә үтәп тә карадылар.Күп кенә кунаклар белән беррәттән, Саба район ЮХИДИ хезмәткәре Латыйпов Сәйдәш Зөфәр улының да укучылар белән очрашып сөйләшүе дәресне тагын да тулыландырып җибәрде.
|
|
|
|