15 февраль көнне авылыбыз китапханәсендә Әфганстанда Һәлак булган сугышчыларны искә алу кичәсе булды. 10 елга якын безнең солдатлар бу илдә үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. Авылыбыздан Сәләхиев Фаиз,Гайбадуллин Рушан, Загидуллин Фаяз, Мөхәрләмов Юныслар - бу коточкыч сугышның шаһитлары. Кичәдә укучылар әфганчы авылдашларыбызның тормыш юллары һәм аларга багышланган альбомнар белән таныштылар,солдат хатларын тыңладылар. 1988 елда Язлы Арташ авылы егете Шәйдуллин Фердинанд Әфганстаннан цинк табутта кайтты. Бу авыр вакыйгалардан соң инде 21 елдан артык вакыт үтсә дә, бу турыда тыныч кына сөйләү мөмкин түгел, күзләр үзеннән-үзе яшьләнә.
|