Төп бит | Регистрация | Керү | RSSПятница, 29.03.2024, 04:35

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2010 » Февраль » 23

Кадерле Әтиләребез! Хөрмәтле ир- егетләр! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар,бәхет һәм шатлыклар телибез!

Карадылар: 2958 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

Бу көннәрдә мәктәбебезнең һәр укучысы тырышып-тырышып әтиләр бәйрәменә бүләк әзерләде, җырлар өйрәндә.  Бүләк өчен кемдер башмак бәйләде, кайберәүләр шашка тактасы, икенчеләре  картиналар һәм открыткалар ясады. Яраткан әтиләребез өчен үз кулларыбыз белән эшләгән бүләктән дә зуррак бүләк юк шул ул. 
Карадылар: 2019 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

15 февраль көнне авылыбыз китапханәсендә Әфганстанда Һәлак булган сугышчыларны искә алу кичәсе булды. 10 елга якын безнең солдатлар бу илдә үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. Авылыбыздан Сәләхиев Фаиз,Гайбадуллин Рушан, Загидуллин Фаяз, Мөхәрләмов Юныслар - бу коточкыч сугышның шаһитлары. Кичәдә укучылар әфганчы авылдашларыбызның тормыш юллары һәм аларга багышланган альбомнар белән таныштылар,солдат хатларын тыңладылар.

1988 елда Язлы Арташ авылы егете Шәйдуллин Фердинанд Әфганстаннан цинк табутта кайтты. Бу авыр вакыйгалардан соң инд ... Читать дальше »

Карадылар: 2052 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

14февраль-авылыбыз китапханәсендә Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе укучылары катнашында Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган " Тамчы шоу" булып узды. Интеллектуаль уен "Лачыннар" һәм "Батырлар" командалары арасында барды.Уен барышында укучылар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар, аның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган сорауларга җавап бирделәр. 
Карадылар: 1311 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

13 нче февраль

Бүген мәктәбебездә һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәм - Әлифба бәйрәме булып үтте. "Әлифба - син белем ачкычы" дип исемләнгән кичә тантаналы рәвештә 1нче сыйныф укучыларын залга чакыру белән башланып китте, җырлар, шигырьләр белән үрелеп дәвам итте. Бәйрәмдә укучыларыбызның әлифба чорында алган белемнәрен "Галиҗәнәп Әлифба"һәм аның ярдәмчеләре-"Азбука"белән "Язарга ө ... Читать дальше »

Карадылар: 1339 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

Календарь
«  Февраль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz