3 ноябрь көнне Ике Басу Арташ авылы спорткомплексына курчак театры артистлары килде. Укучыларыбыз бергәләп спектакль карадылар, артистлар биргән сорауларга җаваплар бирделәр, хәтта алар белән бергә уйнап та карадылар. Артистлар иң актив катнашучыларга уенчыклар бүләк иттеләр. Очрашу бик күңелле үтте.