Төп бит | Регистрация | Керү | RSSВторник, 23.04.2024, 17:25

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » 2010 » Октябрь » 27

     23 нче октябрь көнне бездә Сөмбелә бәйрәме булды. Бәйрәм күтәренке рухта Ике Басу Арташ авылы спорткомплексында узды. Укучылар беренче өлештә "Сөмбелә"гә багышланган монтаж куйдылар, икенче өлештә үзара көч сынаштылар. Уенда өченче команда булып "Күбәләк" балалар бакчасыннан килүче балалар да катнашты. Программада "Иң матур сувенир", "Яшелчә булып киенү","Яшелчәләр турында табышмак, җыр, бию, шигырь" конкурслары да бар иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 
Карадылар: 1976 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)


16 нчы октябрь көнне мәктәп белән бергәләшеп көзге экскурсиягә киттек. Табигатьнең сары киемгә төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә бер рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Саф һава сулап, басуларны, елгаларны,урманны күзәтеп кайттык. Күргәннәребезне тасвирлап шигырьләр, хикәяләр яздык.
Карадылар: 3303 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)

Укытучым!
Ил карты да Сезгә, башын иеп,
Мөгаллим дип
, зурлап эндәшә.
Яшьләр Сездән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

Игелекле татар мөгаллиме,
Сездән күчә безгә мәрхәмәт.
Йөрәк утың балкып янса гына,
Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

Карадылар: 1837 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)

1октябрь - Өлкәннәр көне. Шушы уңайдан мәктәбебез укучылары һәм өлкәннәр арасында очрашу кичәсе булып узды. Авыл китапханәсендә чәй өстәле артына чакырылган өлкәннәр бик рәхәтләнеп балаларның чыгышларын карадылар.  Ә укучылар чын күңелдән әбиләрне котладылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, тормыш матурлыгы
Насыйп булсын сезгә картлыкта.
Карадылар: 1636 | Өстәде: iln83 | Дата: 27.10.2010 | Комментарияләр (0)

Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz