Төп бит | Регистрация | Керү | RSSПятница, 19.04.2024, 13:33

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » Архив материалов
Көлегез,көлегез,
Файдасы күп белегез!
Көлке көне уңаеннан мәктәбебездә мәзәкчеләр кичәсе булып узды. Укучылар турында булган көлкеле хәлләрне газета-журналлардан өйрәнеп һәр укучы сөйләп чыкты. Рәхәтләнеп көлдек, ичмасам.
 
Карадылар: 1436 | Өстәде: iln83 | Дата: 07.04.2010 | Комментарияләр (0)

28 нче март көнне авылыбызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә алдан ук  әзерләнделәр: җырлар,  шигырьләр өйрәнделәр, бирнә җыйдылар. Нәүрүз бәйрәме шау-гөр килеп узды, Ике Басу Арташ мәктәбе укытучылары һәм укучылары  бу бәйрәмнең иң актив оештыручылары һәм катнашучылары булды. Бәйрәм җыр-биюләр, төрле милли уеннар белән үрелеп барды. Күңелле мизгелләр "Карга боткасы" ашау белән дәвам итте һәм сизелмичә дә үтеп китте.  

Карадылар: 1234 | Өстәде: iln83 | Дата: 07.04.2010 | Комментарияләр (0)

22 нче март көнне Ике Басу Арташ авыл китапханәсендә периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту максатыннан библиографик дәрес узды. Башлангыч мәктәп укучылары белән бу дәресне китапханә мөдире  Фәттәхова Сәрия апа үткәрде. Ул укучыларны балалар өчен чыга торган газета-журналлар, аларның таралу урыннары, басылу тарихы белән таныштырды. Дәрес ахырында "Минем иң яраткан газетам, журналым" темасына сораштыру булды. Җаваплардан күренгәнчә, укучыларның иң яратып укыла торган журналы - "Салават күпере" иде. "Көмеш кыңгырау" һәм "Сабантуй" газеталары да укучыларның якын дусты булуы куандырды. Дәрес бик эчтәлекле һәм  файдалы булды. 
Карадылар: 2271 | Өстәде: iln83 | Дата: 07.04.2010 | Комментарияләр (0)

21 нче март көнне Лесхоз бистәсенә сәяхәткә бардык. Урман хуҗалыгы музеенда һәм "Нарат" боз сараенда булу безгә бик ошады. Музейда урман хуҗалыгының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштык,  урманнарыбызда яшәүче кошлар һәм хайваннарны  тагын бер кат күз алдыннан үткәрдек. Ә "Нарат" боз сараенда без җанатарлар буларак та катнаштык , үзебез рәхәтләнеп тимераякта да шудык. Алабуга һәм "Тимерхан" командалары арасында барган көчле ярышта 4:1 исәбенә "Тимерхан" командасы җиңүче булды. Үзебезнең авыл егете Сәләхиев Рафис тә катнашкан бу команданың яклаучылары без идек. Хоккей уены беткәннән соң, бергәләшеп үзебез бозга кердек. Кайберләребез беренче генә тапкыр тимераякка басса да, арабызда искиткеч шәп шуучылар да күп икән.  Сәяхәтебез бик күңелле узды.
Карадылар: 985 | Өстәде: iln83 | Дата: 28.03.2010 | Комментарияләр (0)

6 нчы март көнне авылыбыз спорткомплексында "Әнием-син минем кояшым" темасына кичә-концерт булды. Зал тамашачылар белән тулы иде. 
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бу концертта укучыларыбыз әниләргә булган ихтирам һәм хөрмәт хисләрен җыр-биюләр, нәфис сүзләр аша җиткерделәр. Нәни куллары белән, чын күңелдән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. 
                Әнием-син минем,
                Аем, кояшым, йолдызым,
Карадылар: 1004 | Өстәде: iln83 | Дата: 15.03.2010 | Комментарияләр (0)

26 нчы февраль көнне Олы Арташ төп мәктәбендә "Сугышчан җырлар" темасына конкурс һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында эстафета булып узды. Конкурста һәм эстафетада безнең Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе укучылары да актив катнаштылар:һәр укучы сугыш темасына багышланган бер җыр башкарды. Жюри аларның чыгышларына югары бәя бирде. Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урынны 4 нче сыйныф укучыларыбыз- Хәсәнова Гөлфинә, 2 нче урынны Гаянова Сөмбел һәм Кәримова Гөлнур  яулады.
Эстафетада "Дуслык"(Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе) һәм "Җитезләр"(Олы Арташ төп мәктәбе)  командалары көч сынаштылар. Ике команда  укучылары да бик төгәл һәм кыю у ... Читать дальше »
Карадылар: 1065 | Өстәде: iln83 | Дата: 15.03.2010 | Комментарияләр (0)

25 нче февраль көнне район буенча 3-4 нче сыйныф укучылары арасында"Мир без пожаров"  конкурсының финал өлеше булып узды. Җибәргән материаллары буенча безнең мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Сафиев Рүзәл дә финал ярышына үткән иде . Бүген ул район мәктәпләре арасында 2 нче урынны алды. Булдыргансың, Рүзәл! Котлыйбыз!
Карадылар: 811 | Өстәде: iln83 | Дата: 26.02.2010 | Комментарияләр (0)

Кадерле Әтиләребез! Хөрмәтле ир- егетләр! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар,бәхет һәм шатлыклар телибез!

Карадылар: 2973 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

Бу көннәрдә мәктәбебезнең һәр укучысы тырышып-тырышып әтиләр бәйрәменә бүләк әзерләде, җырлар өйрәндә.  Бүләк өчен кемдер башмак бәйләде, кайберәүләр шашка тактасы, икенчеләре  картиналар һәм открыткалар ясады. Яраткан әтиләребез өчен үз кулларыбыз белән эшләгән бүләктән дә зуррак бүләк юк шул ул. 
Карадылар: 2022 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

15 февраль көнне авылыбыз китапханәсендә Әфганстанда Һәлак булган сугышчыларны искә алу кичәсе булды. 10 елга якын безнең солдатлар бу илдә үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. Авылыбыздан Сәләхиев Фаиз,Гайбадуллин Рушан, Загидуллин Фаяз, Мөхәрләмов Юныслар - бу коточкыч сугышның шаһитлары. Кичәдә укучылар әфганчы авылдашларыбызның тормыш юллары һәм аларга багышланган альбомнар белән таныштылар,солдат хатларын тыңладылар.

1988 елда Язлы Арташ авылы егете Шәйдуллин Фердинанд Әфганстаннан цинк табутта кайтты. Бу авыр вакыйгалардан соң инд ... Читать дальше »

Карадылар: 2055 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

« 1 2 3 4 »
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz