Төп бит | Регистрация | Керү | RSSПятница, 26.04.2024, 19:12

ИКЕ БАСУ АРТАШ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘБЕ

РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Төп бит » Архив материалов
14февраль-авылыбыз китапханәсендә Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе укучылары катнашында Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган " Тамчы шоу" булып узды. Интеллектуаль уен "Лачыннар" һәм "Батырлар" командалары арасында барды.Уен барышында укучылар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар, аның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган сорауларга җавап бирделәр. 
Карадылар: 1321 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

13 нче февраль

Бүген мәктәбебездә һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәм - Әлифба бәйрәме булып үтте. "Әлифба - син белем ачкычы" дип исемләнгән кичә тантаналы рәвештә 1нче сыйныф укучыларын залга чакыру белән башланып китте, җырлар, шигырьләр белән үрелеп дәвам итте. Бәйрәмдә укучыларыбызның әлифба чорында алган белемнәрен "Галиҗәнәп Әлифба"һәм аның ярдәмчеләре-"Азбука"белән "Язарга ө ... Читать дальше »

Карадылар: 1344 | Өстәде: iln83 | Дата: 23.02.2010 | Комментарияләр (0)

 
 
   *  _______*______*_______*_______*
         
      *                 *                  *                 *
 
               7 февраль , 2010 ел                 
*     *      &n ... Читать дальше »
Карадылар: 1127 | Өстәде: iln83 | Дата: 10.02.2010 | Комментарияләр (0)

 
******************************************
 
 6 февраль , 2010 ел
 
"Шушы яктан-шушы    
               туфрактан без"
 
                   дип исемләнгән
 
Карадылар: 3834 | Өстәде: iln83 | Дата: 10.02.2010 | Комментарияләр (2)

18 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылар командалары арасында хоккей ярышы булып узды.Алдан ук үз көчебез белән әзерләнгән шугалакта уен бик күңелле һәм кызу барды, һәр укучы актив катнашты, җиңү өчен һәммәсе үзләренең көчен кертте. Ә иң оста уйнаучылар       4 нче сыйныфтан Кәримов Фәүзән  һәм 3 нче сыйныфтан Зәләлетдинов Делүс булды. 

Карадылар: 2227 | Өстәде: iln83 | Дата: 21.01.2010 | Комментарияләр (2)

Сагындырып кына яуган, ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да килеп җитте. Әлбәттә, һәркем аны күңелле һәм истә калырлык файдалы итеп үткәрәсе килде. Шушы максатны истә тотып, укучыларыбызның кышкы ялында чана, чаңгы ярышлары, "Күңелле стартлар" уздырдык. Һәр ярышта 1-3 нче урыннар билгеләнеп, җиңүче укучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.Чаңгы ярышында малайлар арасында 1урынга Кәримов Фәүзән, 2урынга Зәләлетдинов Делүс, 3 урынга Сафиев Рүзәл лаек булдылар. Кызлар арасында 1урынны Кәримова Гөлнур, 2урынны Хәсәнова Гөлфинә, 3урынны Гасимуллина Язгөлләр яуладылар.Чана ярышында да шушы ук укучылар үзләренең спорт яратуларын исбатладылар. Тауга түбән этелеп чанада шуу ярышында 1урынны Кәримов Фәүзән, 2урынны Зәләлетдинов ... Читать дальше »

Карадылар: 3422 | Өстәде: iln83 | Дата: 17.01.2010 | Комментарияләр (0)

29 нчы декабрь көнне балаларның чыршы бәйрәме булып узды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, күңелле уеннар, Яңа ел - Юлбарсны каршы алу мизгелләре балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Яңа ел мөбәрәк булсын!
Карадылар: 1591 | Өстәде: iln83 | Дата: 30.12.2009 | Комментарияләр (0)

Бу көннәрдә мәктәбебездәге һәр бала  Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Кемнәрдер яңа җыр , ә кемнәрдер биергә яки бәйрәмгә  шигырь сөйләргә өйрәнә. "Яңа ел чыршысы" темасына ясаган рәсемнәргә карасаң, һәркемнең бәйрәм турында үз фикере, шунысы куандыра: бәйрәмне һәр укучы ныклы белемнәр һәм яхшы билгеләр белән каршыларга омтыла.
 29 нчы декабрь көнне Ике Басу Арташ спорт үзәгендә  "Яңа ел утлары яктысында" темасы астында үтәчәк чыршы бәйрәменә һәммәгезне чакырып калабыз. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

Карадылар: 862 | Өстәде: iln83 | Дата: 24.12.2009 | Комментарияләр (0)

21 нче декабрь көнне мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ачык дәрес булып узды.  Укучылар барлык кагыйдәләрне уеннар, биремнәр ярдәмендә искә төшерделәр һәм практик рәвештә үтәп тә карадылар.Күп кенә кунаклар белән беррәттән, Саба район ЮХИДИ хезмәткәре   Латыйпов Сәйдәш Зөфәр улының да укучылар белән очрашып сөйләшүе дәресне тагын да тулыландырып җибәрде.
Карадылар: 1576 | Өстәде: iln83 | Дата: 24.12.2009 | Комментарияләр (0)

Бүген, ягъни 8 нче декабрь көнне, Олы Арташ төп мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары арасында татар теле буенча кече олимпиада булып узды. Анда Олы Арташ төп мәктәбе һәм Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе укучылары катнашты. Олимпиадада җиңүче дип Ике Басу Арташ башлангыч мәктәбе укучысы Кәримов Фәүзән билгеләнде.
   Уңышлар сиңа, Фәүзән!
 
Карадылар: 1114 | Өстәде: iln83 | Дата: 08.12.2009 | Комментарияләр (0)

« 1 2 3 4 »
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz